Зәйдә ирекле көрәш буенча Россия спорт остасы Константин Волков истәлегенә багышланган ачык республика турниры уза

2018 елның 26 октябре, җомга
Бүген Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә ирекле көрәш буенча республика турнирын ачу тантанасы узды. Быел турнир 12нче тапкыр уза һәм анда ТР һәм РФ 10 шәһәреннән 180 көрәшче катнаша: Әлмәт, Биектау, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Казан, Чаллы, Ижевск, Ульяновск һәм Зәй. Ярышларны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар: Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чапков, «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең беренче директоры Марат Исмәгыйлев, Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Рәмис Мәүләвиев катнашты. Турнир 2 көн дәвам итәчәк, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 27 октябрьдә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International