Зәйдә Икътисади совет утырышы узды

2018 елның 20 октябре, шимбә
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә Икътисади советның чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә «Зәйнефтепеработка» ҖЧҖнең 2018 елның 8 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнар турындагы мәсьәлә куелган иде. Җәмгыять директоры Игорь Громов үз докладында төп күрсәткечләр турында сөйләде. "Зәйнефтепеработка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 2005 елның маенда төзелгән. 2015 елдан оешма "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" Коммерциячел булмаган партнерлык " Ассоциациясе составына керә. 2018 елның 8 аена предприятиенең кереме 6115 мең сум тәшкил иткән, бу 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкыр кимрәк. Хәзерге вакытта барлык кредит йөкләмәләре түләнгән, җыелган акчалар җитештерүне алга таба үстерүгә тотыла. 2018 елда хезмәткәрләр саны 12% ка артты һәм 14 кеше тәшкил итте. Уртача хезмәт хакы – 22 000 сум. 2019 елда предприятиене техник яктан яңарту планлаштырыла. Хәзерге вакытта техник яктан үзгәртеп кору һәм җиһазлар сатып алу проектын теркәү бара, бу киләчәктә предприятие әйләнешен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Директор докладын тыңлаганнан соң, утырышта катнашучылар фикер алыштылар. Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International