Зәй муниципаль районы башлыгының Белем көне белән котлавы

2018 елның 1 сентябре, шимбә

 Хөрмәтле укучылар һәм студентлар, әти-әниләр, педагоглар һәм мәгариф ветераннары! Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. 1 сентябрь - бөтен җәмгыять һәм һәр кеше өчен зур әһәмияткә ия булган гомумхалык бәйрәме. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, беренче укытучысы белән танышкан, дулкынландыргыч һәм мавыктыргыч белем дөньясына аяк баскан көнен һәркайсыбыз яхшы хәтерли. Балачак һәм яшүсмер чорының иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле. Аеруча бу көн мәктәптә укыячак балалар өчен тантаналы. Быел яңа уку елында шәһәр-районда парта артына 5130лап укучы утырачак, аларның 606сы - мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче. Политехник колледжда 150 студент һөнәри белемгә беренче адымнарын ясаячак. Күп еллар дәвамында муниципаль районның социаль-икътисади сәясәтендә мәгариф системасын үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора. Районда мәгариф өлкәсен үстерүдә уңай шартлар тудыру максатында 2018 ел Мәгариф елы дип игълан ителде. Безнең бурычыбыз - төп күрсәткечләрне яхшырту һәм районыбызның яшь гражданнары тирән төпле белем алсын һәм үзенең талантын күрсәтә алсын өчен барлык мөмкинлекләрне эшкә җигү. Укытучылар, мәгариф системасы хезмәткәрләренә сайлаган һөнәрләренә тугры калып, җиңел булмаган хезмәтләрендә тырыш-түзем булганнары өчен рәхмәт белдерәм. Алга таба да үзләренең зирәклеге, тәҗрибәсе, талантына таянып, безнең укытучылар яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләр дип ышанам. Уку елы яңа уңышлар-казанышларга бай булсын! Сезгә бәхет, иминлек, сәламәтлек, хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Р.Г. Кәримов,муниципаль район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International