Зәйдә төзекләндерелгән медицина учреждениясе һәм “Алтынчәч” балалар бакчасы ишекләрен ачты.

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

 Республика һәм Шәһәр көне Зәйдә мөһим вакыйгалар белән башланып китте. Аларның берсе - зәйлеләр сәламәтлеге өчен бик тә мөһим булган поликлиника һәм диагностика үзәгенең зур төзекләндерү эшләреннән соң ишекләрен ачуы. Заманча сәламәтлек учреждениесен тантаналы төстә ачуда Татарстан хөкүмәтеннән Зәй районы кураторы Фәрит Хәнифов, республика сәламәтлек саклау министрлыгының идарә башлыгы Фәнис Исхаков катнаштылар. Алар кызыл тасманы район башлыгы Разиф Кәримов һәм район җитәкчелеге белән бергәләп кистеләр. - Татарстанда халык сәламәтлеген кайгырту Президент программалары нигезендә башкарыла. Медицина учреждениеләрен төзекләндерү, аларда заманча шартлар тудыру да шуның бер юнәлеше. Бүген без Зәйдә менә тагын бер шундый бинаны файдалануга тапшырабыз. Ул кешеләрнең сәламәтлекләрен контрольдә тоту, үз вакытында савыктыру урыны булсын, халык саулыгы өчен хезмәт итсен, - диде Фәнис Исхаков. Ә Фәрит Хәнифов үз чыгышында Зәйдә һәр мөһим объектны тиз арада төзеп, төзекләндереп файдалануга тапшыру буенча уңышлы эшләүләрен билгеләп үтте. Район җитәкчелегенең бу юнәлештә билгеле тәртип саклавына соклануын белдерде. Бинаны “Сәяр”, “Омега” ҖЧШ төзүчеләре өч ай ярым эчендә заманча таләпләргә яраклаштырып эшләде. Район җитәкчелеге төзекләндерү барышын даими контрольдә тотты. Яңартылган поликлиникада хәзер бер сменада 366 пациентны кабул итү мөмкинлеге бар, - ди баш табиб Рим Әмиров. Төрле органнарны күзәтү - тикшерү кабинетларын төзекләндерү белән беррәттән, алар һәрберсе яңа медицина җиһазлары белән дә баетылган. Поликлиника белән беррәттән төзекләндерелгән диагностика үзәге дә республика бюджеты хисабына башкарылды. Хәзер биредә тиз арада шактый катлаулы диагностиканы да үткәрү мөмкин булачак. Поликлиника һәм диагностика үзәгенә керү комплексы бер була. - Кешеләргә уңайлы булсын өчен бер урыннан кереп һәр кабинетка бару, дагностика үтү урыннары махсус таблода күрсәтеләчәк. Балалар табибларына да поликлиникадан урамга чыкмыйча гына үтү мөмкин була, - дип ассызыклады Рим Әмиров. Разиф Кәримов исә, сәламәтлек саклау учреждениесенең халыкка озак еллар нәтиҗәле, сыйфатлы хезмәт күрсәтү урыны булуын теләде. Бертөркем төзүчеләргә, медицина хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүген зәйлеләр өчен тагын бер сөенечле вакыйга – төзекләндерү эшләреннән соң “Алтынчәч” балалар бакчасы ачылды. Әлеге бакча моннан өч дистә ел элек файдалануга тапшырылган булса да, моңарчы капиталь төзекләндерелмәгән булган. Быел исә ул капиталь төзекләндерү республика программасына кертелгән. Әлеге объектта ремонт эшләрен Әлмәттән «Татспецстрой» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте алып барды. Бакчаның электр челтәрләре, су һәм җылылык системалары, канализациясе алыштырылган, түбәсе сөзәк итеп ябылган. Беренче каттагы уен бүлмәсенә җылы идән системасы түшәлгән. Бина тышкы яктан җылытылып, ул заманча материал - керамик-гранит плитә белән тышланган. Искиткеч матур төсләргә буялган бина хәзер игътибарны әллә кайдан җәлеп итеп тора. Бакчаны тантаналы төстә ачуда катнашкан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлауларын ирештергән, республиканың Зәй районы кураторы Фәрит Хәнифов, зәйлеләрнең һәртөрле социаль программаларда актив катнашуын билгеләде, өлгер, җитез, сыйфатлы, уңышлы эш алып баруларын тагын бер кат ассызыклады, республикада һәр юнәлештә алдынгы булуларын югары бәяләде. Ә бакча ачылуга әти-әниләр, балалар бик шат булулары белән уртаклаштылар, республика, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International