Якты Күлдә “Казанская” бәйрәме үтте

2018 елның 23 июле, дүшәмбе
21 июльдә Якты Күлдә “Казанская” бәйрәме үтте. Авыл халкын бәйрәм белән район башлыгы исеменнән аның урынбасары В.Г.Акатьев котлады. Быел бәйрәм тагын барлык авыл халкын, күпсанлы кунакларны бер мәйданга җыйды. Төп сәхнәдә тамашачы алдында “Керәшен моңы”, “Җиләк”, “Сәвәләй” керәшен фольклор ансамбльләре һәм район мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады. Алар арасында Владислав Тыткин, Нина Шатрилова, Алена Мухановалар да бар иде. Һәр елдагыча, бәйрәмдә төрле бәйгеләр, спорт ярышлары киң урын алды, аларда бәйрәмдә катнашучы балалар һәм өлкәннәр теләп катнашты. Кечкенәләр өчен балалар мәйданчыгы эшләде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International