Зәйдә язучы Сөббух Рәфыйковны искә алдылар

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
15 июльдә якташыбыз, язучы Сөббух Рәфыйковның тууына 105 ел була. Зәйдә ел саен аның каберен зыярәт кылу матур традициясе яши. Активистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашындагы искә алу чарасын быел да Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә белгечләре оештырды. Район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев үзенең чыгышында Зәй җирендә тырыш хезмәтләре белән танылган, бик күп авырлыклар күргән якташыбызны олылау, аны искә алу- безнең бурычыбыз, районда аның исемендәге премияне иҗат кешеләренә, коллективларга тапшыру да изге эш булып тора, яшь буынга да язучы турындагы мәгълүматны мөмкин кадәр күбрәк бирү кирәк, -дип ассызыклады. Имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин мәрхүмнең рухына багышлап, изге Коръән аятьләре укыды, соңыннан дога кылынды, каберенә чәчәкләр салынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International