Зәйдә эксперт советы булачак

2018 елның 11 июле, чәршәмбе
Зәй мәшгульлек үзәгендә август аеның беренче ункөнлегендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советы узачак. Ул эшмәкәрлек эшчәнлеге формасында үзмәшгульлекне оештыруда финанс ярдәме күрсәтү ниятеннән оештырыла. Утырышта булачак эшмәкәрләрнең тәкъдим ителгән эшчәнлек юнәлешләре буенча бизнес-планнары тикшереләчәк. Баш дәүләт салым инспекторы Оксана Зыкова пенсия һәм салым закончалыкларындагы үзенчәлекләр турында аңлатып, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International