Район башлыгы Разиф Кәримов ветераннарга “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырды

2018 елның 11 июле, чәршәмбе
Зәйдә ветераннарга “Фидакарь хезмәт өчен” медальләрен тапшыру тәмамланды. Татарстан Президенты Указы нигезендә быел республикада май аенда ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, концлагерьның балигъ булмаган тоткыннары һәм Ленинград блокадасын кичерүчеләр, шулай ук сугыш ветераннарына тиңләнүчеләргә “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшыру башланган иде. Зәйдә әлеге медаль барлыгы 26 ветеранга тапшырылды. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов медальләрнең соңгыларын ветераннар Матвей Абрамов һәм Галина Поповага тапшырды. Разиф Кәримов ветераннарның хәлләрен белеште, аларга сәламәтлек, алдагы көннәренең тыныч, имин булуын теләде. Дәүләт бүләкләре тапшыруда хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International