Республикада әлеге медаль 1596 кешегә тапшырылачак, ә Зәйдә бу мәртәбәле күкрәк билгесенә 26 ветеран ия булачак. Медальләрнең бер өлеше Җиңү бәйрәме, Россия көне, Сабантуй уңаеннан үз ияләре күкрәкләренә тантаналы төстә беркетелгән иде инде. Соңгыларын ветераннарның өйләренә барып тапшыралар. Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев Зәйдә яшәүче 5 ветеранның хәлен белешеп, аларга лаеклы бүләкләрен тапшырды. Янгиров Мирсалих Миргазим улы, Макаров Валентин Гаврилович, Мещеряков Василий Николаевич, Фирстов Николай Иванович һәм Галәүетдинов Шәүкәт Шәрап улына Валерий Акатьев сугыш афәтен кичерүдәге батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде.