Зәй яшьләрен “Скорлупино” Бөтенроссия фестивалендә катнашырга чакыралар

2018 елның 10 июле, сишәмбе
21 июльдә табигатьнең гүзәл урынында урнашкан Мишә елгасы буенда Питрәч наратлыгында «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак. Фестиваль “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл яшьләре” программасын тормышка ашыру кысаларында уздырыла һәм ул республика яшьләре арасында дуслык җепләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Узган елгы фестивальдә иң зур йомырка тәбәсе әзерләү буенча рекорд куелган иде. Агымдагы елда Удмуртия, Башкортстан, Мордовия, Чувашия, Мари Эл, Киров, Ульян, Белгород өлкәләре һәм башка җирләрдән кунаклар катнашуы көтелә. Фестиваль турында тулырак мәгълүматны amo-rt.tatarstan.ru рәсми сайтында һәм 8 (843) 221-75-97 телефоны буенча алырга була (e-mail: amo-rt@mail.ru).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International