Район башлыгы Разиф Кәримов аппарат киңәшмәсе үткәрде

2018 елның 9 июле, дүшәмбе
Чираттагы аппарат киңәшмәсен Разиф Кәримов шәһәрдәге төп проблемаларга ачыклык кертүдән башлады. Никифоров урамы 71нче йортта шартлау нәтиҗәсендә зыян килгән фатирларны сүтү эше төгәлләнгән, бүген аннан төзелеш калдыклары чыгарылган. Җимерелгән фатирларны торгызу проект документлары әзер, бу атнада төзелеш материаллары кайтартылачак. 6 фатир төзүдән тыш, 8 нче подъезддагы башка фатирларның суүткәрү, канализация, җылылык челтәрләре алыштырылачак, аларда косметик ремонт ясалачак. Шәһәрдәге иснең сәбәпләрен ачыклау, тикшерү эшләре дәвам итә. Аның алга таба да таралуына юл куймас өчен, тиешле чаралар күрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International