Зәйдә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координация Советы утырышы узды

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә район Координация Советының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координация Советы утырышы узды. Утырышта милләтара мәсьәләләргә кагылышлы 5 сорау каралды. Көн тәртибе буенча район эчке эшләр бүлеге башлыгы А.Н.Фәсхетдинов, Иске-Маврин җирлеге башлыгы В.М. Михайлова, 6 нчы мәктәп директоры В.К.Исрафилова, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия эшләре буенча методисты Р.Х. Борһанова, район имам-мөхтәсибе Ф.Ф.Нуруллинның чыгышлары тыңланды. Утырышны йомгаклап, Координация Советы рәисе Р.Г. Кәримов күтәрелгән барлык мәсьәләләрнең бүгенге көндә аеруча мөһим булуларын тагын бер кат ассызыклады, Совет әгъзаларын һәм анда катнашучы җаваплы хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы милли сәясәтенең төп юнәлешләренә нигезләнеп эшләргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International