Зәйнең Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре янгын куркынычсызлыгын кайгырта

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Ай саен Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре белән төрле сораулар буенча киңәшмә үткәрә. Шундый утырышларның берсе 15 нче майда хакимияттә үтте. Аның барышында 2018 нче елның 1 нче квартал эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм алдагы айга планнар билгеләнде. Җәйге чорда янгын чыгу очракларының кискенләшүе сәбәпле, алдагы көннәрдә йорт яны территорияләрен чистарту вакытында тиешле чараларны күрү буенча, бистәләрдә яшәүчеләргә белдерүләр таратылачак. Кагыйдә бозу очраклары турында мәгълүмат, тиешле чаралар күрү өчен, Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегенә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International