15 майда Аксар авылында яшәүче хезмәт ветераны Хәлиев Бәгъдәнур Хәлиевич үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул туган колхозында механизатор булып эшләгән, тормыш иптәше белән бергә 3 кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аның янәшәсендә 7 оныгы да бар. Бәгъдәнур Хәлиевичны котлауда район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, авыл җирлеге башлыгы Ю.И. Гыйльманов һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты. Валерий Акатьев аңа Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.