Бүген хакимиятнең утырышлар залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә балигъ булмаган гражданнарны җәйге чорда эш белән тәэмин итүне оештыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды. Анда шәһәр прокуроры Р.Р.Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков, мәшгульлек үзәге директоры Е.В. Андреева, шәһәр һәм район эш бирүчеләре катнашты. Киңәшмә барышында яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау максатында җәйге чорда аларны эш белән тәэмин итүнең иң мөһим бурыч булуы хакында тагын бер кат ассызыкланды, оешма җитәкчеләренә алдына җәйге чорда яшүсмерләрне эш белән тэәмин итү бурычы куелды.