Зәй “Космос” кинотеатрында – “Мулла” фильмы күрсәтелде

2018 елның 15 мае, сишәмбе
Кичә Зәй “Космос” кинотеатрында Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча нәфис фильм күрсәтелде. Ул Татарстанның Әтнә районы Күәм авылында төшерелә. Әлеге фильмда якташларыбыз Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты Наил Дунаев белән Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов та уйнавы бездә аеруча кызыксыну уятты. Фильмнан соң анда катнашкан актерлар белән үзара фикер алышу булды, тамашачылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International