Кирилл Нифатов Ринат Фәрдиев исемендәге премиягә лаек булды

2018 елның 15 мае, сишәмбе
Зәйдә уку елы тәмамланыр алдыннан бер укучыга Ринат Фәрдиев исемендәге премия бирү каралган. Районда уку елының иң яхшы укучысына бу махсус премияне бирү 2010 елда гамәлгә кергән иде. Конкурс комиссиясе карары белән быел премиягә 6нчы мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Кирилл Нифатов лаек дип табылды. Аңа аппарат киңәшмәсе вакытында район башлыгы Р.Г.Кәримов тантаналы төстә сертификат тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International