14 майда хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашуында үткән аппарат киңәшмәсендә “Сәләтле укытучы-сәләтле укучы” дип аталган район башлыгы Грантлары тапшырылды. Тантаналы чарага мәгариф өлкәсендә эшләүче педагоглар, шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары һәм аларның ата-аналары чакырылган иде. Район башлыгы кулыннан барлыгы 24 укучы Грант алды. Аларның укытучыларына һәм әти-әниләренә район башлыгы Р.Г. Кәримов Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу укытучылар һәм укучылар өчен иң югары бәя. 2017-2018 уку елында районыбыз мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадаларында 29 призлы урынга лаек булдылар.