Зоя Ивановна Пекина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Зоя Ивановна Пекина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул төрле эшләрдә эшләп, лаеклы ялга Зәй ГРЭС ыннан китә. Тормыш иптәше белән 3 кыз - бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Зоя Ивановнаның 7 оныгы 11 оныкчыгы бар. Ветеранны юбилее белән котлауда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина катнашты, Россия Президенты В. В.Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән бүләк тапшырды. Район мәдәният идарәсе артистлары юбилярны котлап җыр бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International