Зәйлеләр каратэ буенча ачык халыкара турнирда катнаштылар

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе
29 апрельдә Калининград шәһәрендә каратэ буенча ачык халыкара турнир узды. Ярышларда Россиядән һәм чит илләрдән 400 дән артык спортчы катнашты. Анда Зәй районы данын Ревин Алексей Владимирович һәм Ревин Владимир Ивановичлар кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. Көчле ярышлардан соң Хөснетдинова Элина, Бочкарев Виталий һәм Лаврентьев Дмитрийлар бронза медальгә лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International