Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйнең беренче халык китапханәсе
2018 елның 2 мае, чәршәмбе
Иске Зәйнең йөзен билгеләүче объектлар да бистәнең үзе кебек чал тарихлылар. Мәктәп тавының реконструкцияләнүе уңаеннан “Без тарихта эзлебез” проекты буенча чираттагы язмабыз халык китапханәсе оешу тарихы һәм аның үзгәрешләр кичереп бүгенге көнгә килеп җитүе турында. ХIX гасырның икенче яртысы –ХХ гасыр башында инде Зәй Кама аръягында шактый зур административ үзәк булып санала. Биредә күпсанлы земство учреждениеләре эшләп килә, аларның кайберләренә күршедәге волостьлар да буйсына. Белгәнебезчә, 1869 елда ике класслы ир балалар, 1875 елда икенче разрядлы бер комплектлы хатын-кызлар училищесы ачыла. Үзәктә земство хастаханәсе эшли. Зәй волостенда мәгърифәтче, халык мәгарифен оештыручы, ир балалар училищесы мөдире Николай Гущин бушлай китапханә ачу уе белән яна. Ул беренче китапханә ачу ихтыяҗын болай нигезли: “Җирле халыкта укырга ихтыяҗ зур. Крестьяннар еш кына училищега, китаплар укырга дип, китап сорап киләләр. Моннан тыш, шәһәрдә китап сатучы лавкалар бар, базар көннәрдә сәүдәгәрләр килеп, хәзер күп кенә китап сата. Нигездә дини-әхлакый һәм тарихи эчтәлектәге китаплар сатып алына. Халык журналлардан ”Сельский вестник”, “Родина”, “Губернские ведомости”, “Нива”ны алдыра, аяныч, аларның саны дистәдән артмый. Китап-журналлар өйдә кычкырып укыла. Бушлай халык китапханәсе ачу мәсьәләсе күтәрелгәч, узган 1894 елда мәсьәлә уңай якка хәл ителде, тик әлегә китап кына җибәргәннәре юк.” Шулай итеп, 1896 елда Зәйдә 150 сум еллык смета белән бушлай халык китапханәсе ачыла. Ачылган елны ук анда 2015 данә китап, 320 укучы була. Кызганыч, китапханәнең архив материалларында беренче китапханәченең кем булуы турында мәгълүмат юк. Шулай да китапханә эшчәнлегендә Николай Гущинның төп урын тотканы ачык чагыла. Китапханә ике катлы агач бинаның беренче каты бүлмәсендә була. Архив материалларында соңрак мөдирлек итүче китапханәче турында түбәндәге юллар бар: “1914 елда китапханәдә Клавдия Кузьминична мөдирлек итә. Аның айлык хезмәт хакы 40 сум була.” Ике елдан соң биредә Г. Г. Голубков мөдир була. Ул халык мәгариф бүлегенең 1916 елның 1 июль бюллетенендә болай дип язган: “Мин кабул итеп алган китапханәнең 1448 укучысы бар иде. Узган гыйнварда өенә китап алучылар – 99, быел 142 булды. Бу арту крестьяннар, башлыча 14-16 яшьлекләр, хәрби хезмәткә яраклы дип табылып кайтучылар исәбенә бара. Уку елы башыннан укучыларга (югары башлангыч училищеның өлкән сыйныфларын кертмичә) китап бирү туктатылды. Дүрт айда барлык бүлекләр буенча 2252 китап бирелде. Уку залына газета-журнал укырга якынча - 1672, көненә 15-20 кеше йөрде”. Илдә революцион күтәрелеш булганга кадәр халыкны агартучы, аң-белем бирүче әнә шундый китапханә эшли. Революциядән соң, совет власте халыкны укырга-язарга өйрәтү сәясәте алып бара башлый. Бистә китапханә фонды мәгариф бүлегенә тапшырыла. Бу елларда ликбезлар эшчәнлеге үсеш ала. Халыкны укырга-язарга өйрәтүдә, билгеле, китапханәнең дә өлеше зур була. Аннан соңгы колхозлашу, сугыш елларында да эшли ул. Сугыштан соң китапханә базасында район китапханәсе ачыла, аның белән Е. Е. Спиридонова мөдирлек итә. Өч елдан соң биредә балалар өчен махсус бүлек оештырыла. 50нче елларда алты урынга исәпләнгән уку залы, күчмә фонд эшли башлый. Ике елдан китапханә алты почмаклы яңа төзелгән агач бинага күчерелә, биредә балалар бүлеге мөстәкыйль булып кала. Район китапханәсе белән Г. И. Ибраһимова, Ә. Ф. Җиһаншина, 1968 елдан М. А. Новикова мөдирлек итә. Мария Андреевна әйтүенчә (ул инде мәрхүм), район китапханәсенә 34 авыл карый, авыл китапханәләренә чыгып, методик ярдәм күрсәтәләр, эш барышын күзәтәләр, киңәшләр бирәләр. Ул елларда транспорт юк, күп очракта авыл араларын җәяү йөрергә туры килә. 1972 елда китапханә яңа төзелгән мәһабәт бинага – район мәдәният йортына күчерелә. Аның урынына яңа балалар китапханәсе күчә. Ә беренче китапханә урнашкан ике катлы агач йорт (1973 еллар тирәсе булыр) янып, хәрабәгә кала. Хәзер китапханә хезмәте үткәнен хәтерләтүче бина булып алты почмаклы агач йорт кына тора (рәсемдә). Бүгенге көндә бистә китапханәсе иркен бинада. Аның 20 урынга исәпләнгән уку залы бар, балалар өчен китап фонды, уку залы аерым бүлмәләрдә урнашкан. Өлкәннәр һәм балалар китапханәләре белән Анастасия Трофимова, Айгөл Курская мөдирлек итә. Китапханәчеләр иҗади эшли, юбилей даталары билгеләп үтелә, тематик кичәләр оештырыла. Бүгенге көндә китапханә фондында барлыгы 24395 китап исәпләнә. Китапханәнең 780 укучысы бар, аларга агымдагы елның беренче кварталында 4277 китап бирелгән. Фонд һәрдаим тулыланып тора. Биредә сирәк очрый торган басмалар, берничә дистә еллар элек нәшер ителгән китаплар саклана, кыскасы, фонд гаҗәеп бай. 119 еллык үткәне булган китапханә халыкның рухи мирасын, ядкарьләрен саклауда, аны халыкка җиткерүдә зур хезмәт куя.
Рәзимә Кашапова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2024 ел
«Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре арасында зона Спартакиадасы
20 майда Зәй муниципаль районында «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре арасында зона спартакиадасы узды.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге республиканың инвалидлыгы булган 350 дән артык кешесенә ОСАГО бәясен компенсацияләде
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 388 татарстанлыга ОСАГО полисы бәясен компенсацияләгән.
Район һәм шәһәр мәгариф учреждениеләрендә балаларны кайнар тукландыруны оештыру буенча актуаль мәсьәләләр
17 майда Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе актлар залында санитар-эпидемиологик чараларның мәҗбүри таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Мәктәп урманчылыгы һәм экологик түгәрәк әгъзалары акция оештырдылар
20 апрельдә Зәй шәһәре 5нче мәктәбенең мәктәп урманчылыгы һәм «Безнең йорт - табигать» экологик түгәрәге әгъзалары "Урманны янгыннан саклагыз!- экология акциясе оештырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз