06.05.2021 №57 "Пычрата торган матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрацияләре нормаларын раслау турында"
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Башкарма комитетының 06.05.2021 ел № 57 карары
Пычрата торган матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрацияләре нормаларын раслау турында
«Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында" 2011 елның 07 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль закон, «Су-канализация хуҗалыгы оешмаларының канализация системасына юынтык суларны һәм пычрата торган матдәләрне ташлаган өчен түләү алу тәртибе турында" 2004 елның 30 декабрендәге 589 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, «Юынтык суларның составын һәм үзлекләрен тикшереп тору кагыйдәләрен раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү һәм үз көчләрен югалткан дип тану турында" 2020 елның 22 маендагы 728 номерлы РФ Хөкүмәте карарына таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты
карар бирә:
- "Зәй Су каналы" ҖЧҖ предприятиесенең канализация системасына һәм чистарту корылмаларына Зәй муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмаларыннан агып керә торган сулардагы пычрата торган матдәләр концентрациясенең рөхсәт ителгән нормаларын (ДК) расларга (1 нче кушымта).
- Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында һәм Зәй муниципаль районының http://zainsk.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырырга.
- Карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
- Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет
җитәкчесе Р.Р. Садртдинов
docx
Скачать текст
DOCX, 26.6 Кб
Приложения: