26.03.2021 ел №35 "Агач һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кыскартуга яисә утыртуга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Башкарма комитетының   26.03.2021 ел 35 карары

Агач һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кыскартуга яисә утыртуга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында

“Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында” 2011 елның 23 ноябрендәге 961 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставының 48 статьясы таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты

карар бирә:

  1. Агач һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кыскартуга яисә утыртуга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.
  2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында (http://zainsk.tatarstan.ru) урнаштырырга.
  3. Карар басылып чыккан вакыттан үз көченә керә.
  4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

Башкарма комитет җитәкчесе                Р.Р. Садртдинов

 

И.В. Гобәйдулина

3 37 47

doc
Скачать текст
DOC, 29.0 Кб

Приложения:
docx
кушымта
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International