05.02.2021 ел №19 "«Җирле әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән файдалану һәм аларны саклау өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру буенча муниципаль функцияне башкару буенча административ регламентны раслау турында» 2017 елның 09 октябрендәге 218 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты карарына үзгәреш кертү хакында"

Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Башкарма комитетының 05.02.2021 ел 19 карары

«Җирле әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән файдалану һәм аларны саклау өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру буенча муниципаль функцияне башкару буенча административ регламентны раслау турында» 2017 елның 09 октябрендәге 218 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты карарына үзгәреш кертү хакында

"Дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлы тикшерүләр үткәрүнең еллык планнарын әзерләү кагыйдәләрен раслау турында" 2010 елның 30 июнендәге 489 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә (30.11.2020 ел ред.), Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты

карар бирә:

  1.  «Җирле әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән файдалану һәм аларны саклау өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру буенча муниципаль функцияне башкару буенча административ регламентны раслау турында» 2017 елның 09 октябрендәге 218 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 8 бүлекнең 8.6 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«8.6. Еллык планга үзгәрешләр кертү түбәндәге очракларда рөхсәт ителә:

а) еллык планнан тикшерүне төшереп калдыру:

- ликвидацияләнү нәтиҗәсендә юридик зат эшчәнлеген планлы тикшерү үткәрү мөмкин булмау, физик зат тарафыннан шәхси эшмәкәр буларак эшчәнлекне туктату нәтиҗәсендә шәхси эшмәкәрне тикшерү үткәрү мөмкин булмау сәбәпле;

- муниципаль контроль органы тарафыннан «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшмщкщрлщрнең хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның 26.12.1 статьясында каралган очракларда ел саен үткәрелә торган планнан тиешле тикшерүне төшереп калдыру турында карар кабул ителүгә бәйле рәвештә;

- лицензияне туктату яки гамәлдән чыгару сәбәпле - лицензиатларга карата планлаштырылган тикшерүләр өчен;

- җиңеп булмый торган көч шартлары барлыкка килү белән бәйле рәвештә;

- «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның 26.2 статьясы 1 өлешендә каралган планлы тикшерүләр үткәрүне тыюга бәйле рәвештә;

- «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның 26.2 статьясындагы 1.1 өлешендә каралган планлы тикшерүләр үткәрүне тыюга бәйле рәвештә;

- муниципаль контроль органы тарафыннан 2020 елның 18 мартыннан 5 апреленә кадәр чорда Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсе, Россия Федерациясе субъектының югары вазыйфаи заты (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы җитәкчесе), муниципаль берәмлекнең иң югары вазыйфаи заты йөкләмәсе нигезендә билгеләнгән планлы тикшерүне юкка чыгару турында карар кабул ителүгә бәйле рәвештә;

- муниципаль контроль органы тарафыннан 2020 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләрен билгели торган Россия Федерациясе Хөкүмәте актлары нигезендә планлы тикшерүне төшереп калдыру турында карар кабул ителүгә бәйле рәвештә;

- муниципаль контроль төрен билгели торган федераль закон нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану белән бәйле рәвештә, әгәр планлаштырылган тикшерү муниципаль контрольнең башка төре кысаларында күрсәтелгән муниципаль контроль рәвешендәге нигезләмә нигезендә үткәрелмәскә тиеш булса;

б) юридик зат яисә шәхси эшмәкәр турында еллык планда күрсәтелгән белешмәләрнең үзгәрүе:

- юридик зат яисә шәхси эшмәкәр эшчәнлеген фактта башкару урыны яисә адресы үзгәрүгә бәйле рәвештә;

- юридик затны үзгәртеп коруга бәйле рәвештә;

- юридик затның атамасы үзгәрүгә, шулай ук шәхси эшмәкәрнең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме үзгәрүгә бәйле рәвештә;

в) «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның 26.2 статьясы 1 өлешенең 3 пунктында каралган мәгълүматны еллык планда күрсәтү зарурлыгына бәйле рәвештә;

г) планлы тикшерү үткәрелә торган муниципаль контроль төрен үзгәртү зарурлыгына бәйле рәвештә, әгәр бу муниципаль контроль рәвеше турындагы нигезләмәдә каралган булса.

  1. Әлеге карарны билгеләнгән тәртиптә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга.
  2. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

Башкарма комитет

җитәкчесе                                                                        Р.Р. Садртдинов

 

Т.Н. Кузнецова

6 63 77

docx
Скачать текст
DOCX, 20.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International