Хөрмәтле зәйлеләр, кадерле мөселманнар!
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм!
Иң олы дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Ураза гаете ислам диненең күп гасырлык традицияләрен, рухи чистарыну, татулыкка омтылу, шәфкатьлелек, игелекле эшләр башкаруны гәүдәләндерә. Болар барлык милләт һәм дин кешеләре өчен дә бер үк кыйммәтле нәрсәләр.
Безнең район һәрвакыт күпмилләтле булды. Муниципаль районыбызда күп еллар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре бергә тату яшиләр һәм эшлиләр. Зәйлеләр үзләрен бер зур һәм тату гаилә итеп хис итә, авыр вакытта якыннарына ярдәмгә килергә, иңне куярга һәрвакыт әзер. Мондый җылы мөнәсәбәтләр алга таба да саклансын.
Изге Ураза бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, тормышыгызга - ямь, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт телим.
Ихтирам белән район башлыгы Разиф Кәримов