Чөгендер алабыз, чәчәбез

10 сентября 2011 г., суббота

Район басуларында көзге эшләр дәвам итә. Төп культура - шикәр чөгендере алуны агрофирмаларның өчесе дә алып бара. 8 сентябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, чөгендер барлыгы 1165 гектарда алынды, 29125 тонна татлы тамыр казылды. "Зәй" агрофирмасында бу эш - 268, "Восток"та - 241, "Зәй шикәре"ндә 175 гектарда башкарылды. Әлегә иң югары уңыш - гектарыннан уртача 355 центнер - "Зәй шикәре" агрофирмасында, "Зәй"дә ул - 307, "Восток"та 278 центнер тәшкил итә.
Шикәр заводы эшкәртүгә 32408 тонна чимал кабул итте. Бирегә чөгендер Зәй, Сарман һәм Чирмешән районнарыннан ташыла. Чималның 17273 тоннасы - районнар басуларында үскән уңыш. Чөгендернең шикәрлелеге дә яхшы -15,60 процент. Завод белгечләре әйтүенчә, "Зәй шикәре" агрофирмасында ул аеруча әйбәт - 16,20 процент.
Киләсе ел уңышы өчен 14200 гектарда көзге чәчү үткәрелде. Уҗым культуралары 12100 гектарда чәчелде, шуның 7600 гектары - көзге бодай, 300 гектары - арыш, 1500 гектары - третикале.
Бер үк вакытта туфракны төп эшкәртү дә алып барыла. Бу эш 29300 гектарда башкарылды.
Хуҗалыкларда кукурузны силоска салу эше дә дәвам итә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International