“Татарстан балалары-Сирия балаларына” республика акциясе

2017 елның 14 феврале, сишәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы политехник көллиятендә укучы студентлар “Татарстан балалары-Сирия балаларына” дигән республика акциясендә катнаштылар. Акция барышында көллиятнең студентлар Советы мәктәптә укучы балалар өчен канцелярия кирәк-яраклары: альбомнар, ручка, каләм , буяу, дәфтәр һәм өстәл уеннары җыйдылар. Көллият директоры Р.М.Халитов карары белән, уку кирәк яракларыннан посылка тупланды. Бу акция 17 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк.18 нче февральдә барлык җыелган әйберләр Республиканың “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” җыю пунктына озатылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International