Төбәк семинары үтте

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе
"Алтынчәч" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендәге тәрбиячеләр өчен "Фольклор бәйрәмнәре - балаларны халык мәдәниятенә якынайту чарасы "темасына багышланган төбәк семинары үтте. Кунаклар барлык якын-тирә районнардан чакырылган иде. Әлмәт, Тукай, Түбән Кама районнары тәрбиячеләре үзләренең тәрбия эшләре буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Үз чиратында, оештыручылар семинарда катнашучыларны үзләренең үзенчәлекле эш юнәлеше белән кызыксындырдылар. Чарада катнашучыларны балалар бакчасындагы кечкенә музейның яңа стандарт булмаган формадагы эшләре кызыксындырды. «Алтынчәч» балалар бакчасына чакырылганнар, бу чараны үткәргән коллективка үзләренең зур рәхмәтләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International