Республика методик семинары узды

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 17 апрелендә 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Әгерҗе, Актаныш, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Әлмәт, Зәй муниципаль районнарының мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкчеләре урынбасарлары өчен мәгариф сыйфатын бәяләүнең эчке системасының эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча республика методик семинары узды. Семинарда Зәй районы мәгариф идарәсе башлыгы Э.Р. Сәфәргалиев катнашты. Мәгарифне үстерү институтының һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге фәнни хезмәткәре Яковлева Л.А. «Бәяләү процедуралары нигезендә белем бирү сыйфаты өстендә эшләү буенча оператив идарә карарлары» темасы буенча чыгыш ясады, ул бәяләү процедуралары нәтиҗәләрен комплекслы анализлау алымнары турында сөйләде. Зәй районының мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге башлыгы Вәлиәхмәтова Миләүшә Камил кызы Зәй муниципаль районы педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренә методик ярдәм чаралары турында сөйләде. Үз эш тәҗрибәләре белән Кадер урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директорлары һәм уку эшләре буенча директор урынбасарлары уртаклаштылар. Мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышудан соң нәтиҗәләр ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International