Зәйдә Икътисади советның чираттагы утырышы узды

2024 елның 12 апреле, җомга

Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә хакимият бинасының кече залында Зәй муниципаль районы икътисади советының чираттагы утырышы узды. «Зәй керамзитының 2023 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2024 елга перспективалы планнары турында» доклад белән Зәй керамзиты директоры Минәзиев Рәйхан Хуҗаяҗан улы чыгыш ясады. Эшчәнлекнең төп юнәлеше керамзит җитештерү. Кама аръягы зонасында продукциянең эре кулланучылары булып:  Яр Чаллы, Актаныш, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Лениногорск, Кукмара, Мамадыш шәһәрләре;  Удмуртия Республикасы, Башкортостан тора. Оешма 2024 елда Самара һәм Ырымбур өлкәләре базарына чыкты һәм бүген  алар белән даими нигездә эшләү турында килешү бар. Продукция шәхси төзелештә, сәнәгать, торак төзелешендә киң кулланыла. Р. Г. Кәримов Икътисади совет утырышына йомгак ясады һәм  коллектив эшенә уңай  бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International