Зәйгә эш визиты белән Гүзәл Удачина килде

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген "Ватанны саклаучылар" оешмасының Татарстан Республикасы буенча дәүләт ярдәме фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина үз ветераннарына һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм оештыру эшен өйрәнү максатыннан Зәй районында булды. "Энергетик" мәдәният йортында мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашында түгәрәк өстәл узды. Район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк бу юнәлештә эшче төркем, волонтерлар, җәмәгатьчелек алып барган эш турында сөйләде. "Без алга таба да махсус операциядә катнашучылар һәм ветераннар, шулай ук аларның гаиләләре турында һәрьяклап кайгыртуны тәэмин итәчәкбез. Сугышчыларга булышкан өчен барлык битараф булмаган зәйлеләргә рәхмәт!- дип ассызыклады Разиф Гали улы. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Ю. Ревина катнашучыларны хәрбиләрнең гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм турында мәгълүмат белән таныштырды. "Ватанны саклаучылар" фондының Зәй районындагы филиалы социаль координаторы Сергей Хватков үз эше турында сөйләде. Гүзәл Любис кызы чарада катнашучыларны "Ватанны саклаучылар" оешмасының Татарстан Республикасы буенча дәүләт ярдәме фонды филиалы эшчәнлеге белән таныштырды. Түгәрәк өстәлдән соң Гүзәл Любис кызы "Ватанны саклаучылар" фондының Зәй филиалында һәм үзәк район хастаханәсендә булды. Район үзәк хастаханәсендә диспансерлаштыруның барышы һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфаты белән танышты. Эш визиты ахырында Гүзәл Удачина фонд филиалы һәм районның структур бүлекчәләре арасында тыгыз хезмәттәшлекне билгеләп үтте, районда махсус хәрби операция дә катнашуларга һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү эшен оештыруны югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International