11 сыйныфны тәмамлаучылар катнашында шәһәр ата-аналар җыелышы узды

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча Гаилә елы дип игълан ителде. 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү кысаларында, 3 апрельдә Зәй шәһәренең 7нче мәктәбендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның ата-аналары өчен шәһәр җыелышы узды. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Шәрәфиева Гүзәл Мәхиян кызы 11 сыйныфны тәмамлаучыларны һәм ата-аналарны 2024 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты һәм тәртибе белән таныштырды. Җыелышта Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы Гражданлык процессуаль хокукы кафедрасының өлкән укытучысы, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Зәйнуллина Рәшидә Наил кызы һәм Минһаҗева Луиза Алмас кызы - Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе чыгыш ясадылар. Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Гурьянов Александр Юрьевич хәрби югары уку йортларына керү үзенчәлекләре белән таныштырды. Имтиханнар башланырга бик аз вакыт калды. Бу вакытта югары сыйныф укучыларының психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итү өчен гаиләдә уңай психологик атмосфераны саклау бик мөһим, ул йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм тапшыруның нәтиҗәле процессына ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International