Район башлыгы Зәй ГРЭСы хезмәт коллективы белән очрашты

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов эш визиты белән Зәй ГРЭСында булды, аның барышында хезмәт коллективы белән очрашты. Разиф Гали улы энергетикларга районның 2023 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде һәм киләчәккә куелган бурычлар белән таныштырды. Үз чыгышында район башлыгы ГРЭС коллективының шәһәр тормышында мөһим роль уйнавын, үзен бөтен район өчен социаль әһәмиятле проектларда актив күрсәтүен билгеләп үтте. «Татэнерго» АҖ – Зәй ГРЭСЫ филиалының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлары турындагы доклад белән станция директоры Д.В. Прохоров чыгыш ясады. Дмитрий Валерьевич коллективны төп җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды, мәсәлән: электр энергиясе җитештерү, җылылык энергиясен җибәрү һ.б. Зәй энергетиклары алдында шулай ук "Татэнерго" АҖ генераль директоры Хаҗиев Рәүзил Мәгсүмҗан улы чыгыш ясады. Нәтиҗә ясап, район башлыгы коллективка яхшы оештырылган эш өчен рәхмәт белдерде,аларга ныклы сәламәтлек, авариясез һәм тотрыклы эш теләде. Хезмәт коллективы җыелышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International