ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2018 ел
сишәмбе
Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия язгы чәчүлекләрне кабул итү эшенә кереште. Ул ике көн дәвам итәчәк. Аның составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге, белгечләре, агрофирмалар җитәкчеләре, агрономнар, бүлекчә җитәкчеләре, җирлек башлыклары бар.
1 июньдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җәмәгать кабул итүе пунктында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә. Кабул итү вакыты көндезге сәгать 11дән 1гә кадәр. Алдан язылу өчен телефон: 8(85558) 7-30-94.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International