Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия язгы чәчүлекләрне кабул итү эшенә кереште

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия язгы чәчүлекләрне кабул итү эшенә кереште. Ул ике көн дәвам итәчәк. Аның составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге, белгечләре, агрофирмалар җитәкчеләре, агрономнар, бүлекчә җитәкчеләре, җирлек башлыклары бар. Чәчүлекләрне кабул итүнең максаты - чәчүлекләр торышын карап, аларның сыйфатын бәяләү. Чәчүлекләр кабул итү “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте басуларыннан башланып, “Восток” һәм “Зәй” агрофирмаларында дәвам итте. Иртәгә исә алар “Зәй шикәре” агрофирмасы басуларына чыга. Агымдагы елда чәчүлек мәйданнары да яхшы, шытымнар да тишелеп матур гына үсеп килә. Бу - механизаторларның тиешле таләпләрне үтәүләре һәм тырыш булулары  нәтиҗәсе. Зәй басу-кырларында агымдагы чәчү кампаниясендә барлыгы 48,7 гектарда чәчү эшләре башкарылды. Чәчүлекләрне кабул итү нәтиҗәләреннән чыгып, быел да җиңүчеләр Зәй Сабантуенда билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International