ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2018 ел
җомга
Зәйнең “Энергетик” мәдәният сараенда Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» төбәкара театр фестивале старт алды. 4 нче апрельдә Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре фестивальдә Наил Гаетбайның“Аты барның дәрте бар” спектакле белән уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Авыл җирлекләрендә район ветераннар Советы рәисе Николай Шипков катнашында беренчел ветераннар оешмасы җыелышлары үтә. Очрашулар авыл җирлекләрендә ветераннар оешмаларын җанландырып җибәрү максатында оештырыла. Поповка авылы җирлегендә барлыгы 278 кеше исәпләнә, шуларның 122 се пенсионерлар. 5 нче апрельдә Поповка авылында үткән җыелышта, ветераннар Советы рәисе итеп Земфирә Миңнеханова сайланды, аның урынбасары һәм беренчел ветераннар Советы әгъзалары да билгеле булды. Утырыш башланыр алдыннан, район мәдәният йортының үзешчән сәнгать хезмәткәрләре концерты күрсәтелде.
4 нче апрельдә Мирный бистәсе паркында шәһәр мәдәният йорты иҗади коллективлары, 5 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары белән берлектә “100 елга кадәр сәламәт бул!” -дип аталган спорт уеннары оештырдылар. Спорт-сәламәтлекнең нигезе, кешеләрдә кыюлык,тәвәкәллек тәртип һәм максатка ирешүчәнлек тәрбияли. Саф һавада спорт белән шөгыльләнү өлкәннәргә һәм балаларга бик ошады. Уеннарда барлыгы 27 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International