Район Башкарма комитеты җитәкчесе капиталь ремонт баручы социаль объектларны карап чыкты

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе
21 август көнне Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Түбән Биш, Кадер, Аксар, Сәвәләй, Зәйнең 9 нчы мәктәбе, Түбән Биш авылы мәдәният йорты, «Каенкай» балалар бакчасы, хәрби комиссариат, «Сәламәтлек комбинаты» кебек социаль объектлардагы төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесе ремонт эшләре алып барыла торган объектларда булганда подрядчыларның эш башкару сыйфатына аерым игътибар бирде. Тикшерү нәтиҗәсендә кисәтүләр табылмады, барлык эшләр дә җитештерү графигы нигезендә башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International