Зәй районында балалар урып-җыю кампаниясендә катнаша

2019 елның 20 августы, сишәмбе
Бер көннең ел туйдыруы хакындагы халык әйтеменең быел җәй аеруча актуаль булуын “Зәй шикәре” агрофирмасында үз тәҗрибәләрендә беләләр. Һава торышы аграрийларны яңа тизлек белән эшләтә. Мондый вакытта эшче куллар артык түгел. Хуҗалыкка мәктәп укучылары ярдәм итә. 14-18 яшьлек ун бала ындыр табагында бөртек киптерергә булыша. - Ел саен урып-җыю эшләре вакытында мәктәп укучыларын җәлеп итәбез. Алар – безнең тугры ярдәмчеләребез, - дип сөйли Сәрәпәле авылындагы ындыр табагы мөдире Гөлгенә Ильина. Аның сүзләренчә, балалар теләп эшли. Күпләренең бу агрофирда әти-әниләре дә хезмәт куя. Балалар үз яшенә карап, сәгатьләп эшли. Хезмәт хакының бер өлешен агрофирма, бер өлешен – халык мәшгульлеге үзәге түләячәк. Эш “Восток” һәм “Зәй” агрофирмалары бүлекчәләрендә дә кайный. Биредә тагын ике дистә бала эшли. Әлеге балалар икмәк кадерен белеп үсә, дип белдерәләр биредә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International