“Кайнар линия”. Зәйлеләр мәгариф оешмаларында туклануны оештыру буенча сорауларын бирә алалар

2018 елның 16 октябре, сишәмбе
Кайнар линия эшен ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты оештыра. 18 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру» темасына түбәндәге телефон номерлары буенча кайнар линия эшләячәк: 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49. Кайнар линия эшендә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International