2026 елга 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге
балигъ булмаган гражданнарны укудан
буш вакытта, шул исәптән каникул чорында,
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль
районында вакытлыча эшкә урнаштыруны
оештыру " муниципаль программасын
раслау турында
«Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында» 1998 елның 24 июлендәге 124-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2026 елда балаларны яклау, балаларның һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты
карар бирә:
1. «2026 елга 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта, шул исәптән каникул чорында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру» муниципаль программасын расларга.
2. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының «2025 елга 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта, шул исәптән каникул чорында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру «Муниципаль программасын раслау турында» 2025 елның 23 майдагы 254 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.
3. Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, веб-адрес буенча «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы»нда (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар басылып чыккан вакыттан үз көченә керә.
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Н. Камаловага йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Э.Э. Галеев
Р.А.Романов
8 (85558) 9-90-91