Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 26.05.2026 № 272 Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2026 елның 16 февралендәге 53 нче номерлы "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" карарына үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль

 районы Башкарма комитетының 2026 елның

16 февралендәге 53 нче номерлы "Татарстан

 Республикасы Зәй муниципаль районы

муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен

товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып

 алу өлкәсендә контракт системасы турында"

 карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

        «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" 2013 елның 05 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законына, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

 

карар бирә:

 

1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2026 елның 16 февралендәге 53 нче номерлы «Татарстан Республикасы муниципаль районы муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Карар белән расланган «Сатып алуларны гамәлгә ашыру комиссиясе әгъзалары составы» 3 нче кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә (кушымта итеп бирелә).

1.2. “Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль заказчылар реестры" 4 нче кушымтасын яңа редакциядә бәян итәргә (кушымта итеп бирелә).

2. Әлеге карарны «Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшкуарлыкка ярдәм буенча урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                                Э.Э. Галеев

 

 

 

Юрист

Е.А. Улитина

9 90 61                                             

pdf
Скачать текст
PDF, 13.43 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International