Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 15.05.2026 № 241 Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 06 мартындагы 360 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау Тәртибен раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

Башкарма комитетының 2018 елның 06 мартындагы

360 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль

районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль

хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү

һәм раслау Тәртибен раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

        "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2024 елның 26 декабрендәге 494-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә

 

карар бирәм:

 

         1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 06 мартындагы 360 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында» карарына (18.07.2018 ел, №1186, 19.02.2019 ел, №58, 20.12.2019 ел, №652, 02.03.2022 ел №111, 01.12.2023ел №1017 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1 Пункт 2.4:

- «10» пунктчасында «мөрәҗәгать итүче турыдан-туры дәүләт хезмәтләре күрсәтүче органга, муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органга яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткән очракта»  сүзләрен өстәргә;

- «12» пунктчасында “документларны” сүзеннән соң "һәм (яисә) мәгълүматны" сүзләрен өстәргә.

  1. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында http://pravo.tatarstan.ru бастырып чыгарырга һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http://zainsk.tatarstan.ru урнаштырырга.

         3.        Әлеге карар рәсми басылып чыккан мизгеленнән үз көченә керә.

          4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшкуарлыкка ярдәм буенча урынбасары Р. М. Сәхабетдиновка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                                       Э.Э. Галеев

 

 

 

Юрист

Л.М. Рәхимова

9-90-62

pdf
Скачать текст
PDF, 1.60 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International