Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 15.05.2026 № 240 Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 18 ноябрендәге 538 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында гражданнар оборонасы һәм коткару хезмәтләрен булдыру чараларын тәэмин итү турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

 

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

Башкарма комитетының 2025 елның 18 ноябрендәге

538 номерлы карары белән расланган Татарстан

Республикасы Зәй муниципаль районында гражданнар

оборонасы һәм коткару хезмәтләрен булдыру чараларын

тәэмин итү турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында             

 

     Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2026 елның 19 гыйнварындагы 7 номерлы «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» карарына ярашлы рәвештә, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

 

карар бирә:

 

  1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 18 ноябрендәге 538 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында гражданнар оборонасы һәм коткару хезмәтләрен булдыру чараларын тәэмин итү турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
    1. 4.1 пунктның икенче абзацында «хәрби конфликтлар вакытында яисә шушы конфликтлар нәтиҗәсендә, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында» сүзләрен «мобилизация чорында, хәрби хәл гамәлдә булган чорда, сугыш вакытында» сүзләренә алмаштырырга.;
    2. 4.2 пунктның беренче абзацында «хәрби конфликтлар вакытында яисә шушы конфликтлар нәтиҗәсендә, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында» сүзләрен «мобилизация чорында, хәрби хәл гамәлдә булган чорда, сугыш вакытында» сүзләренә алмаштырырга;
    3. 4.3 пунктта:

           беренче абзацта «имин районнарга матди һәм мәдәни кыйммәтләрне» сүзләрен «матди һәм мәдәни кыйммәтләрне яклау» сүзләренә алмаштырырга;

          икенче абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

          «халыкны эвакуацияләүне планлаштыруны, әзерләүне һәм уздыруны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне яклауны оештыру»;

  1. 4.4 пунктның дүртенче абзацында «сугыш вакытында» сүзләрен төшереп калдырырга;
  2. 4.6 пунктта беренче абзацта «хәрби конфликтлар вакытында яисә  шушы конфликтлар нәтиҗәсендә, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында халык өчен хәвеф-хәтәр барлыкка килү» сүзләрен «мобилизация чорында, хәрби хәл гамәлдә булган чорда, сугыш вакытында барлыкка килә торган хәвеф-хәтәрләр» сүзләренә алмаштырырга.;

икенче абзацта «оборона һәм» сүзләрен «оборона, кирәкле көчләрне җиһазлау һәм әзерләү» сүзләренә алмаштырырга;

  1.  4.7 пунктта:

беренче абзацта «хәрби конфликтлар вакытында яисә шушы конфликтлар нәтиҗәсендә, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында» сүзләрен «мобилизация чорында, хәрби хәл гамәлдә булган чорда, сугыш вакытында килеп чыга торган хәвеф-хәтәрләр нәтиҗәсендә» сүзләренә алмаштырырга;

дүртенче абзацны үз көчен югалткан дип танырга;

алтынчы абзацта «халык» сүзләрен «мобилизация чорында, хәрби хәл гамәлдә булган чорда, сугыш вакытында килеп чыга торган куркынычлар нәтиҗәсендә» сүзләренә алмаштырырга;

  1.  4.8 пунктта:

беренче абзацта «хәрби конфликтлар вакытында яисә шушы конфликтлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән» сүзләрен «мобилизация чорында, хәрби хәл гамәлдә булган чорда, сугыш вакытында барлыкка килә торган куркынычлар нәтиҗәсендә килеп чыккан»сүзләренә алмаштырырга.;

өченче абзацта «сугыш вакытында» сүзләрен төшереп калдырырга;

дүртенче абзацта «сугыш вакытында» сүзләрен төшереп калдырырга;

  1. 4.11 пунктның беренче абзацында «хәрби конфликтлар вакытында яисә шушы конфликтлар нәтиҗәсендә, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында» сүзләрен «мобилизация чорында, хәрби хәл гамәлдә булган чорда, сугыш вакытында килеп чыга торган куркынычлар нәтиҗәсендә» сүзләренә алмаштырырга;
  2. 4.14 пунктта:

      беренче абзацта «хәрби конфликтларда яисә шушы конфликтлар нәтиҗәсендә, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында» сүзләрен «мобилизация чорында, хәрби хәл гамәлдә булган чорда, сугыш вакытында барлыкка килә торган куркынычларда» сүзләренә алмаштырырга.;

       икенче һәм бишенче абзацларда «тыныч вакытта һәм сугыш вакытында» сүзләрен төшереп калдырырга.

2.       Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (httр://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3.       Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән законлы көченә керә. 

4.       Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                              Э.Э. Галеев

 

 

О.Р. Харитонова

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.80 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International