Татарстан Республикасы Зәй муниципаль
районы территориясендә табигый һәм
техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр
нәтиҗәсендә гражданнарның гадәттән тыш
хәл зонасындагы торак урыннарында яшәү,
аларның яшәү шартлары бозылу һәм
мөлкәтләрен югалту фактларын билгеләү
Тәртибен раслау турында
«Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» 1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясындагы 2 пунктының «п» пунктчасы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 28 декабрендәге 1928 номерлы «Табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча аерым чараларны финанс белән тәэмин итүгә, террорчылык эшчәнлеге нәтиҗәсендә зыян күргән физик һәм юридик затларга компенсация түләүләрен гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Хөкүмәте резерв фондының бюджет ассигнованиеләре финанс белән тәэмин итү чыганагы булган федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү кагыйдәләрен раслау турында акт һәм террорчылык актын хокукый гамәлләр белән чикләгәндә китерелгән зыянны каплау" карары нигезендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты
карар бирә:
1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә гражданнарның гадәттән тыш хәл зонасындагы торак урыннарында яшәү, аларның яшәү шартлары бозылу һәм мөлкәтләрен югалту фактларын билгеләү Тәртибен расларга (1 нче кушымта);
2. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә гражданнарның гадәттән тыш хәл зонасындагы торак урыннарда яшәү, аларның яшәү шартлары бозылу һәм мөлкәтләрен югалту фактларын билгеләү буенча комиссия турында Нигезләмәне (2 нче кушымта) расларга.
3. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә гражданнарның гадәттән тыш хәл зонасындагы торак урыннарда яшәү, аларның яшәү шартлары бозылу һәм мөлкәтләрен югалту фактларын билгеләү буенча комиссия составын билгеләргә (3 нче кушымта).
4. Әлеге карарны Зәй муниципаль районының рәсми http://zainsk.tatarstan.ru һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында http://pravo.tatartan.ru сайтында бастырып чыгарырга.
5. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары М. М. Хәбибуллинга йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Э.Э. Галеев
А.Г.Исакова
99-100