Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 05.05.2026 № 218 Башкарма комитетның 2024 елның 16 октябрендәге 554 номерлы «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә мәгълүмат җыю, аны алмашу һәм Зәй муниципаль районы территориясендә урнашкан дәүләт хакимияте органнарына һәм оешмаларга хәбәр итү тәртибе турында" карарына үзгәрешләр кертү хакында

Башкарма комитетның 2024 елның

16 октябрендәге 554 номерлы

«Халыкны һәм территорияләрне

гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә

мәгълүмат җыю, аны алмашу һәм

Зәй муниципаль районы территориясендә

урнашкан дәүләт хакимияте органнарына

һәм оешмаларга хәбәр итү тәртибе турында"

карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

                                                       

          “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” 1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль законны һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 29 июнендәге 530 номерлы “Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә мәгълүмат җыю, аны алмаштыру һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан дәүләт хакимияте органнарына һәм оешмаларга хәбәр итү тәртибе турында” карарын үтәү йөзеннән, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, халыкны фаразлана торган һәм барлыкка килгән гадәттән тыш хәлләр турында үз вакытында хәбәр итү чараларын күрү максатларында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

карар бирә:

 

1.       Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2024елның 16 октябрендәге 554 номерлы «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә мәгълүмат җыю, аны алмаштыру һәм Зәй муниципаль районы территориясендә урнашкан дәүләт хакимияте органнарына һәм оешмаларга хәбәр итү тәртибе турында» карарына үзгәрешләр кертергә:

1.1.    п.9 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Эчтәлеккә карап, мәгълүмат оператив һәм планлы булырга мөмкин.

Оператив мәгълүматка табигый, техноген, биологик характердагы һәм аларның нәтиҗәләре турында, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өчен җәлеп ителә торган даими әзерлекнең РСЧС ССП муниципаль звеносының көчләре һәм чаралары турында, шулай ук гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән эшчәнлекләре турында белешмәләр керә.

Планлы мәгълүматка административ территориаль берәмлекләр, оешмалар һәм аларның эшчәнлеге турында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү чараларын алдан планлаштыру өчен кирәкле белешмәләр керә. Планлы мәгълүматка мәҗбүри тәртиптә административ-территориаль берәмлекләрнең һәм оешмалар хезмәткәрләренең саны турында мәгълүматлар кертелә».

1.2. 14 пунктын үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карарны Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http://zainsk.tatarstan.ru  һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында http://pravo.tatartan.ru бастырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары М.М. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                       Э.Э. Галеев 

 

 

А.Г. Исакова

8(85558)99-100

pdf
Скачать текст
PDF, 9.18 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International