Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 21 апрелендәге 188 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 30 ноябрендәге 600 номерлы “Объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында" карарына үзгәрешләр кертү хакында" карарының үз көчен югалтуын тану турында
Гамәлдәге законнарга туры китерү максатларында, Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты
карар бирә:
1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 21 апрелендәге 188 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 30 ноябрендәге 600 номерлы “Объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"карарына үзгәрешләр кертү хакында" карарын үз көчен югалткан дип танырга.
2. Әлеге карарны Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http://zainsk.tatarstan.ru һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru бастырып чыгарырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән законлы көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшкуарлыкка ярдәм буенча урынбасары Р. М. Сәхабетдиновка йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Э.Э. Галеев
О.В. Усик
9-90-47