Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 20.04.2026 № 184 Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 17 августындагы 516 номерлы «Капиталь төзелеш объектларын төзүнең, реконструкцияләүнең рөхсәт ителгән иң чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» карарының үз көчен югалтуын тану турында

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

Башкарма комитетының 2021 елның 17 августындагы

516 номерлы «Капиталь төзелеш объектларын төзүнең,

реконструкцияләүнең рөхсәт ителгән иң чик параметрларыннан

тайпылуга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең

административ регламентын раслау турында» карарының

үз көчен югалтуын тану турында

 

           Гамәлдәге законнарга туры китерү максатларында, Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

 

карар бирә:

 

1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 17 августындагы 516 номерлы «Капиталь төзелеш объектларын төзүнең, реконструкцияләүнең бирелгән параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентын раслау турында" карарын үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карарны Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http://zainsk.tatarstan.ru  һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru бастырып чыгарырга.

3.   Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән законлы көченә керә. 

4.  Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, ярдәм буенча урынбасары Р. М. Сәхабетдиновка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                        Э.Э. Галеев              

 

О.В. Усик

9-90-47

pdf
Скачать текст
PDF, 1.23 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International