Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 09.04.2026 № 149 2026-2028 елларга Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча муниципаль программаны раслау турында

«2026-2028 елларга Зәй муниципаль

районында хокук бозуларны профилактикалау

буенча муниципаль программаны раслау турында»

          2017 елның 11 гыйнварындагы 3-ЗРТ номерлы «Татарстан Республикасында хокук бозуларның алдын алу турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясы нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты,

 

карар бирә:

          1.Зәй муниципаль районында 2026-2028 елларда җинаятьчелекне булдырмау буенча муниципаль Программаны (кушымтага карагыз) расларга.

2.       Гамәлдән чыккан дип танырга:

2.1.    Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 22 декабрендәге 669 номерлы «2023-2025 елларга Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программа турында» карары.

2.2.  Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 23 июлендәге 349 номерлы «2023-2025 елларга Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программа турында 2022 елның 22 декабрендәге 669 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"  карары.

3. Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, веб-адрес буенча «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы»нда (http://pravo.tatarstan.ru ) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4.       Әлеге карар аны имзаланган көненнән үз көченә керә.

5.       Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Н. Камаловага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                       Э.Э. Галеев

 

 

Башкарган: Романов Р.А.

Тел.8(85558)9 90 91

pdf
Скачать текст
PDF, 2.42 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International