Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 08.04.2026 № 146 2026 елга Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» муниципаль программасын раслау турында

«2026 елга Зәй муниципаль районында

юл хәрәкәте иминлеген арттыру» муниципаль

программасын раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Юл хәрәкәте иминлеге турында» 1995 елның 10 декабрендәге 196-ФЗ номерлы Федераль законнар, «Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында» 1993 елның 23 октябрендәге 1090 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2014 елның 06 декабрендәге ПУ-1115 номерлы Указы белән, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

карар бирә:

  1. «2026 елга Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» муниципаль программасын кушымта нигезендә расларга.
  2.      «2025 елга Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» муниципаль программасын раслау турында Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 20.06.2025 № 303 карарын үз көчен югалткан дип танырга.
  3. Әлеге карарны Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http://zainsk.tatarstan.ru  һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru бастырып чыгарырга.
  4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
  5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үземдә калдырам.

 

Башкарма комитет җитәкчесе

Э.Э.Галеев

 

 

Магерамова Е.С.

8(85558) 9-90-55

pdf
Скачать текст
PDF, 14.42 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International