Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 06.04.2026 № 143 2026-2028 елларга Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының су объектларында халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итү " муниципаль программасын раслау турында

 

«2026-2028 елларга Татарстан Республикасы Зәй

муниципаль районының су объектларында халыкны

һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау,

янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең иминлеген

тәэмин итү " муниципаль программасын раслау турында

 

        Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014-2028 елларга Татарстан Республикасында халыкны гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү «Дәүләт программасын раслау турында» 2013 елның 2 ноябрендәге 837 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының су объектларындагы табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән һәм вакыйгалардан халыкка, икътисадка һәм табигать мохитенә китерелә торган социаль, икътисадый һәм экологик зыянны минимальләштерү максатларында, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Башкарма комитет

карар бирә:

 

1. “2026-2028 елларга Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының су объектларында халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итү” муниципаль программасын (алга таба - Программа) расларга.

2. Зәй муниципаль районы Финанс-бюджет палатасына ел саен чираттагы финанс елына Зәй муниципаль районы бюджетын формалаштырганда Программа чараларын гамәлгә ашыруга, мөмкинлекләрне исәпкә алып һәм бу максатларга Зәй муниципаль районы бюджетыннан җибәрелә торган акчалар чикләрендә акчалар карарга.

3. Әлеге карарны Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http://zainsk.tatarstan.ru  һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru бастырып чыгарырга .

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан мизгеленнән законлы көченә керә. 

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                 Э.Э. Галеев

 

 

 

А.Г. Исакова

99100

pdf
Скачать текст
PDF, 2.28 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International